"Яшел Мөслим" акциясенә кушылдык

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Туган җиребезнең табигатен, тирә-юнебезне яшелләндерү, ямьләндерү һәркемнең изге бурычы. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге сүзне истә тотып, районкүләм игълан ителгән “Яшел Мөслим” акциясенә кушылды. Бүген, ягъни 20 сентябрь көнне мәктәп коллективы “Курай” паркы һәм мәктәп яны территориясендә урнашкан агачларга, куакларга су сипте. Әле кичә генә яңгыр явуга карамастан, шактый үсемлек су сибүне таләп итә икән. Көздән ныклы туклану алып, ныгыган агачлар мөслимлеләрне язын янәдән яшеллеге, матурлыгы белән куандырачак. Шунысы игътибарга лаек, әлегедәй акцияләрдә катнашып, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буында да туган як табигатенә карата сакчыл караш тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International