19 сентябрь көнне яшьләр радиосы «Мизгел FM» янәдән эфирга чыкты. Тапшыру барышында сезне спортта һәм яшьләр тормышындагы «кайнар» яңалыклар белән Нәзилә таныштырды!Соңгы вакытта Мөслим муниципаль районы оешмалары һәм спорт булеге инициативасын хуплавы сөендерә.Хәр эшче состав белән көн саен 10-15 минут физик зарядкага аерым игьтибар бирергә тырышалар! Шул уңайдан «Капма каршы» тапшыруында кунакта безнең бу акциябызга бик теләп кушылган Мөслим районы “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгече Петрова Лилия Алтафовна булды! Ул безгә эш урынында зарядка ясарга беркайчан да илтифат итмәскә кирәклеген.Ул сезгә сәламәтлекне сакларга һәм хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк. “Сәламәт булыгыз дип” - безнең эфирабызның беренче өлешен тәмамлады! Шулай ук бездә кунакта “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Мингазова Алиса Александр кызы булды! Ул безгә 15 сентябрь Мөслимебездә зур спорт чарасы “Татарстан кроссы-2018” узуы турында кыскача сөйләп узды! “Бөтенрәсәй милләтләр кроссы, әлеге район спорт чарасы исә аның кысаларында үтүен, бу – зур, күп милләтле илебездә яшәүчеләрнең берләшүе көне булуын искәртте. Йөгеру – спорт белән дуслаша башлау, утырып эшләүнең авыр нәтиҗәләреннән, тормыш ыгы-зыгысыннан котылу өчен менә дигән момкинлек дигэн фикердэ булуын эйтеп тапшыруыбызны тэмамлады!