"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы “Яшел Мөслим" акциясендә катнашты. Шулай ук акцияга бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да кушылды.Акция кысаларында юл буена утыртылган агачларга су сибелде, агачларның төпләре йомшартылды. Акция балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияли. "Күбәләк" балалар бакчасы һәрдаим бу акциядә катнашачак.