Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә "Алма бәйрәме" үткәрделәр.

2018 елның 21 сентябре, җомга

20 нче сентябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә "Алма бәйрәме" үткәрделәр. Балалар бәйрәмгә үз бакчаларыннан җыелган алмалар белән тулы кәрҗиннәрен алыпкилделәр, шул алмалардан композицияләр ясадылар, ә әниләре алма пироглары пешерделәр. Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International