ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында "Ихтирам һәм хөрмәт Сезгә!" исемле бәйрәм концерты булды. Район башлыгы  Рамиль Хәмзә улы Муллин чыгыш ясап, залда утыручы ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте, аларга киләчәктә  исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.  

2 нче октябрь көнне Мәллә - Тамак авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап «Ихтирам һәм хөрмәт Сезгә!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Әлеге чарада Мәллә - Тамак авылында яшәуче өлкәннәр чакырылып хөрмәтләнде. Өлкәннәребезгә  Мөслим мәдәният йорты  хезмәткәрләре  белән берлектә концерт программасы курсәтелде. 

 

3 нче сентябрь көнне Сикия авыл клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына ин изге теләкләр генэ ишеттеләр.

 

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары урта белем бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Балалар, укытучылар өчен оештырылучы мастер-класслар үсеп килүче буынны сәнгать белән шөгыльләнергә этәрү, мәктәбебездәге яңалыклар, укытуыларыбызның осталыгы белән уртаклашу максаты белән оештырыла.

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары һәр бәйрәмгә, һәр датага багышлап төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнә. Бу көннәрдә, билгеле, аларның дәресләре өлкәннәр ункөнлеге һәм Халыкара укытучылар көненә бүләкләр әзерләүгә багышланган иде.

Билгеле булганча, Мөслим сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирү берничә бүлектә алып барыла. Фортепиано, халык һәм тынлы уен кораллары, бию, вокал һәм рәсем сәнгате бүлекләре – һәркайсы үз эшчәнлеген алдан сөйләшенгән программа һәм план буенча алып бара.

Ташъелга  авылында "Өлкәннәр көне" декадасы кысаларында "Чиста йөрәктән, гади сүзләр белән" дигән акция үткәрелде. Клуб мөдире һәм авыл фельдшеры өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә бүләкләр һәм чәй табыны артына чакыру билетлары өләштеләр.

4 октябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Өлкәннәр декадасы» кысаларында 93 яшьлек Фәрхетдинова Танфидәнең өендә булдылар, азык-төлек пакеты тапшырдылар.

   Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенен 1а һәм 1в сыйныф укучылары балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар.  Алар китапханә белән таныштылар, китап-журналларга күзәтү үтте. Укучының мәдәни көндәлеге буенча мәгълүмат бирелде.

Терлекчелек буенча киңәшмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International