Район мәдәният йортында "Ихтирам һәм хөрмәт Сезгә!" исемле бәйрәм концерты булды.

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында "Ихтирам һәм хөрмәт Сезгә!" исемле бәйрәм концерты булды. Район башлыгы  Рамиль Хәмзә улы Муллин чыгыш ясап, залда утыручы ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте, аларга киләчәктә  исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International