Билгеле булганча, Мөслим сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирү берничә бүлектә алып барыла. Фортепиано, халык һәм тынлы уен кораллары, бию, вокал һәм рәсем сәнгате бүлекләре – һәркайсы үз эшчәнлеген алдан сөйләшенгән программа һәм план буенча алып бара. Шушы көннәрдә вокал сәнгате бүлеге укытучыларының утырышы узды. Алар октябрь аенда узачак зачетлар, ачык дәресләр, укудан тыш чаралар турында фикер алышты, ата-аналар җыелышын уздыру көнен билгеләде. Шул ук вакытта балаларны республика һәм россиякүләм конкурсларда катнаштыру турында сөйләшү булды.