Укытучыларны һәм өлкән яшьтәге мөслимлеләрне үзебез ясаган открыткалар белән сөендердек

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары һәр бәйрәмгә, һәр датага багышлап төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнә. Бу көннәрдә, билгеле, аларның дәресләре өлкәннәр ункөнлеге һәм Халыкара укытучылар көненә бүләкләр әзерләүгә багышланган иде. Укытучылар Гөлназ Талыйпова, Эльмира Галиева, Рәмзия Батырова, Илшат Ибраһимов балалар белән берлектә район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларга котлау открыткалары ясап бүләк итте. Халыкара укытучылар көне уңаеннан да балаларыбыз мөгаллимнәре җитәкчелегендә бүләк-открыткалар ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International