ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган шахмат һәм шашка буенча ярышлар

 Өлкәннәр көне

“ Кояшкай” балар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм зурлар торкеме өчен музей хезмәткәрләре “Икмәк кадере” дип исемләнгән музей дәресе үткәрделәр.

2018 елның 3 октябрендә «Мөслим район үзәк хастаханәсендә» янгынга каршы өйрәнүләр уздырылды. 

4 нче октябрь көнне Елгабаш авыл клубы мөдире "Өлкәннәр көне" декадасы уңаеннан тыл ветераннарынын өйләрендә булып бәйрәм белән котлады.

22 сентябрь көнне аларны һәм аларның  әти-әниләрен “Яр Чаллы  шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесендә кунак иттеләр.

3 нче октябрь көнне Елгабаш авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан "Үтте дә китте яшьлегем" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында "Көзге байлык" темасына сәяхәт-уен оештырды. Аннан балалар бергәләп рәсем ясадылар.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Мөслим туган як музее” өлкәннәр декадасы уңаеннан, лаеклы ялдагы өлкәннәр хөрмәтләде.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында "Ихтирам һәм хөрмәт Сезгә!" исемле бәйрәм концерты булды. Район башлыгы  Рамиль Хәмзә улы Муллин чыгыш ясап, залда утыручы ветераннарны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте, аларга киләчәктә  исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International