Халыкара өлкәннәр көненә багышланган шахмат һәм шашка буенча ярышлар

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген, 5 октябрь көнне, иртәнге сәгать 10да Спорткомплекста өлкәннәр көне уңаеннан өлкәннәр арасында шашка-шахмат турниры узды. Шахмат уенында  ир-атлар арасында урыннар алдагыча бүленде:

1 уынны Давлетбердин Валерий һәм Хамматуллин Наиль алдылар.

2 урын Галеев Кәрим .

3 урында Нуриев Рөстәм калды.

 Шашка буенча хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урынны Утябаева Надежда яулады.

2 урынны Нуриева Луиза һәм Сабирова Анфиса бүлеште.

3 урында Вагизова Галия калды.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, алда да сезгә зур уңышлар һәм тагын бер бәйрәм белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International