ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Традиция буларак, айлык һәм өченче квартал нәтиҗәләре ясар вакыт  җитте.

6 октябрь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә Укытучылар көненә багышланган «Без педагоглар» дигән уен формасында чара үткәрделәр.

Яңа Усы төп мәктәбе территориясендә капиталь ремонттан соң ишек алдын тигезләү эшләре алып барыла. Митюшкин А.Г. һәм Юмагулов Э.Р. үз тракторлары белән басудан җир ташыйлар. Әтиләребезгә ярдәмнәре өчен рәхмәт.

Өлкәннәр көне - ул безгә чиксез кадерле кешеләр - безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кеше зирәклеге, күңел юмартлыгы, олы тормыш юлы үткән кешеләр өчен бирелгән сыйфатлар көне. Яңа Карамалы авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Ә йөрәкләр һаман да яшь" дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды. Мөслим район мәдәният йортының иҗат коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады.

Беренче кечкенәләр төркемендә интегральләштерелгән эшчәнлек: сөйләм үстерү һәм кисеп ябыштыру" "Көзге җил һәм агачлар" темасы.

 Үрәзмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән укытучы авылдашларын Укытучылар Көне белән тәбрикләгәннәр.

6 октябрь көнне Мөслимнең үзәк мәйданында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм концерты белән сөендерде.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 4 октябрендә “Мөслим район үзәк хастаханәсенең” актлар залында ВИЧ йогышы буенча ведомствоара комиссия узды.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Ташлыяр авыл мәдәният йортында ветеран укытучылар өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Ташлыяр мәктәбе укучылары яраткан укытучылары өчен күңел ачу уен программасы белән чиратлашучы концерт номерлары тәкъдим итте. Концерттан соң барлык катнашучылар да чәй өстәле янына чакырылды.

Бүгенге тормыштан зарланып булмый. Шулай булса да, балалар һәм картлар йортлары да буш тормый. Мослимлелэр  арасында да гомер көзләрен туганнары арасында түгел, ә картлар йортларында уздыручылар бар..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International