Быел опекун һәм алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче җиде бала беренче сыйныфка укырга барды. 22 сентябрь көнне аларны һәм аларның әти-әниләрен “Яр Чаллы шәһәренең ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәк” дәүләт бюджет учреждениесендә кунак иттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре театральләштерелгән тамаша карадылар, ял паркында карусельләрдә һәм төрле аттракционнарда күңел ачтылар. Әти-әниләр дә балалар да үткәрелгән чара белән канәгать булып кайттылар.