20 октябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында КВН зона туры булып узды. Конкурста Рус Шуган авыл җирлегеннән "На своей волне", Баланлы "Текә борычлар", Михайловка "Мур", Тойгелде "Тапкыр татар" командалары катнашты. Әлеге зонада I урынны - "Тапкыр татар", II урынны - "Мур", III урынны "На своей волне", IV - "Текә борычлар" командасы алды. I, II урынны алган командалар КВН конкурсының финал турында катнашачак.
19 октябрь көнне универсаль спорт комплексы базасында спорт чаралары дирекциясе һәм «Мизгел» яшьләр үзәге тарафыннан «Мин спортны сайлыйм! " Бөтенроссия акциясе кысаларында масштаблы спорт чарасы оештырылды. Чарада 3 мәктәп укучыларын һәм аграр көллият студентлары җәлеп ителде.
21 октябрь көнне Метрәй авыл мәдәният йортында КВН зона туры булып узды. Конкурста Мәлләтамак авыл җирлегеннән "Кәеф", Кр. Шуран "Менә дигән кызлар", Яңа Усы "Яңа мыек", Метрәй "Кырмыскалар", Түбән Табыннан "Дөбер-Шатыр" командалары катнашты. Әлеге зонада I урынны - "Яңа мыек", II урынны - "Кырмыскалар", III урынны "Дөбер-Шатыр" командасы алды. I, II урынны алган командалар КВН конкурсының финал турында катнашачак.
Октябрь ае дәвамында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары көн саен диярлек өмәгә чыкты.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары һөнәр саулау буенча Мөслим оешма-предприятиялэренә экскурсиягә бардылар.
19.10.18 көнне Зифа Басыйрова ис. район мәдәният йортында “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” темасына район мәктәпләренең Әтиләр советы әгъзалары катнашында район Әтиләр советының беренче утырышы узды.
19 нчы октябрь көнне үзәк китапханә базасында "Тарихлардан килгән хакыйкать" исемле китап укучылар конференциясе узды. Әлеге зур чара Нурихан Фәттахның 90 еллык юбилеена багышланган иде.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә Баек җирлеге депутаты Сахипгараев Айнур Рифкәть улы каташында “Парламент дәресе” үтте.
16нчы октябрь көнне Парламент сәгате уздырылды. Анда авылыбыз җирлеге депутаты Гизтдинов Фәрит Ямьгетдинович чакырылган иде
18 нче октябрь көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Әлмәт районы Кичүчат авылында күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның музеенда кунакта булдылар.