Октябрь ае дәвамында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары көн саен диярлек өмәгә чыкты. Иң элек, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәпяны территориясендәге һәм “Курай” паркындагы агачларга су сипте, Яңарыш урамы буйлап утыртылган агачларның төпләрен йомшартты. Узган атнада коллективыбыз районның башка оешма-предприятиеләре белән берлектә агач утырту акциясендә катнашты. “Кояшлы Ык” ял итү зонасына төшү юллары буйлап һәркем дистәләгән тупыл агачы утыртты. Шулай ук укытучылар “Курай” паркы территориясен тәртипкә китерде. Эшләгән эшебез саваплы һәм тирә-юнебезне яшелләндерү өчен бик файдалы.