«Мин спортны сайлыйм!» Бөтенроссия акциясе узды.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

19 октябрь көнне универсаль спорт комплексы базасында спорт чаралары дирекциясе һәм «Мизгел» яшьләр үзәге тарафыннан «Мин спортны сайлыйм! " Бөтенроссия акциясе кысаларында масштаблы спорт чарасы оештырылды. Чарада 3 мәктәп укучыларын һәм аграр көллият студентлары җәлеп ителде.

Акциядә 500дән артык кеше катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан «Иң яхшы тренер-2017», ТР физик культура һәм спорт отличнигы Ханов Инсаф Рафис улы белән гомуми зарядка оештырылды.  Ә кәефне тулысынча күтәрү өчен «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре дәртле флэшмоб үткәрделәр.

Бер үк вакытта берничә мәйданчыкта җыелма командалар баскетбол, футбол, волейбол, бадминтон, өстәл теннисы һәм армспорт буенча турнирларда көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призерлар кыйммәтле призлар һәм Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Яшьлек» спорткомплексы дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International