19 нчы октябрь көнне үзәк китапханә базасында "Тарихлардан килгән хакыйкать" исемле китап укучылар конференциясе узды. Әлеге зур чара Нурихан Фәттахның 90 еллык юбилеена багышланган иде. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары эчтәлекле кичә тәкъдим иттеләр. Укучылар тарафыннан күрсәтелгән "Энҗеле үрдәк" әсәреннән өзек бик җылы кабул ителде. 9б сыйныфы укучылары язучының хикәяләренә анализ ясадылар. Язучы иҗаты буенча викторина сораулары да бик мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Укучылар да укытучылар да әлеге сорауларга бик теләп җавап бирделәр.