18 нче октябрь көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Әлмәт районы Кичүчат авылында күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның музеенда кунакта булдылар. Алар анда кызыклы экспонатлар белән таныштылар, галим туган якка экскурсия ясадылар. Укучылар экскурсиядән рухи азык алып кайттылар. Җитәкчеләре - Дәүләтова Р.Ф.