Рус Шуган авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Зернышко" балалар бакчасы балаларына саф һавада уеннар үткәрде.
21-22 октябрьдә Казан шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-конкурс булып узды. Конкурста Мөслим районы да катнашты. "Мөслим бизәкләре" хореография ансамбле I дәрәҗә дипломанты булды, ә Ильфират Зәйниев I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды һәм "Пирамида"комплексында узган Гала-концертта катнашты.
22 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр мәгариф һәм фән министрлыгы, олимпиада үзәге рус теле һәм әдәбиятыннан әзерлек укулары уздыра башлады. Әлеге укуларга безнең районнан да укучылар чакырулы.
"Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Л.Р.Заянова балаларның җырга, биюгә сәләтләрен үстерү өстендә эзлекле эш алып бара.
“Ләйсән” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә эшчәнлек барышында тәрбиячеләр балаларны уеннар аша активлаштыралар.
Районның бер төркем рус теле һәм әдәбияты укытучылары Минзәлә шәһәрендә В.Г.Тимирясов исемендәге университет оештырган семинарда катнашып кайттылар.
11 нче октябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр бер төркем укучылар хокук белеменнән мәгариф һәм фән министрлыгы, олимпиада үзәге уздырган олимпиадага әзерлек укуларында булып кайттылар.
Октябрь авыл китапханәчесе, мәдәният йорты һәм укучылар белән берлектә Көзге бал үткәрделәр.Укучылар бик теләп төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар.
Баек авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры һәм мәктәп укучылары белән берлектә, Бөтендөнья ипи көненә карата "Ипи көндә кирәк" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сак караш, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштырды.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм 2-4 сыйныф укучылары белән " Мин шигырьләр яратам" дип аталган балалар иртәсен уздырды.