ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Мөслим урта мәктәбенең 8-11 класс укучылары республикакүләм Татарстан  тарихына багышланган  олимпиадада катнаштылар. Бәйгене мәгариф  һәм  фән Министырлыгы белән бергә Казан федералҗ университеты оештырган. Җиңүчеләр  2 турга чакырылачак.

 

21 апрель  көнне  Баланлы мәктәбенең  8 класс укучылары Ак кое чишмәсен чистарттылар.

 
Чәршәмбе көнне Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасының  кечкенәләр төркеме балалары,  тәрбиячеләре Ситдикова Гөлнур Наил кызы һәм кече тәрбияче Шайхуллина Руфия Нәфис кызы белән,  шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия ясадылар.
 
"Музейлар язы - 2015” дәвам итә
Мэрхэмэтле Татарстан
Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсан Әмир улы Шарипов белән истәлекле очрашу узды. Сугыш ветераны балаларга сугышның ничек башлануы, кайсы шәһәрләрдә фашист гаскәрләре белән көчле бәрелешләр булуы, сугыш вакытында кешеләрнең ачлыкка интегүе, ачлыктан һәм яралардан купме кешеләрнең һәләк булуы турында сөйләде.
 

Сишәмбе, 21 апрель көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында педагоглар белән методик киңәшмә узды. Көн тәртибендә З.М.Зарипова, Р.С.Исаеваның “Үстерешле уеннар” методик кулланмасы  аша балаларга тәрбия белем бирү эшендә дидактик уеннарның әһәмияте турында фикер алышынды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International