Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсан Әмир улы Шарипов белән истәлекле очрашу узды. Сугыш ветераны балаларга сугышның ничек башлануы, кайсы шәһәрләрдә фашист гаскәрләре белән көчле бәрелешләр булуы, сугыш вакытында кешеләрнең ачлыкка интегүе, ачлыктан һәм яралардан купме кешеләрнең һәләк булуы турында сөйләде. Әхсән Әмирович балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде һәм имин,тыныч, мул тормышта яшәүләрен теләде. Балалар ветеранны хөрмәтләп сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биюләр башкардылар. Очрашуның күңелле мизгелләре бакчабызның тарихи фотоальбомында истәлекле урын алды.