“ Музейлар язы 2015” республика акциясе районыбызда гөрләп бара. 22 нче апрель көнне Мөслим урта мәктәбенең 2а,б сыйныф укучылары “Бүген Ленин туган көн” диеп исемләнгән музей-дәрес карадылар. Музей җитәкчесе Яббарова С. дәрестән соң укучыларны музейның күргәзмә-экспонатлары белән таныштырды. Укучылар бөек юлбашчыбыз чорында булган балалар хәрәкәте ,октябрят , пионерлар атрибутикасын белән таныштылар.