Чәршәмбе көнне Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Ситдикова Гөлнур Наил кызы һәм кече тәрбияче Шайхуллина Руфия Нәфис кызы белән, шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия ясадылар. Шәфкать туташы Рәзилә Кашифовна балаларны грипп вакытында профилактика чаралары белән таныштырды. Саф һавада йөрергә, гимнастика белән шөгыльләнергә кирәкле турында аңлатты.