Яңа Усы урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәйкәл янында өмә оештырдылар.
Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән Шуганка авылының “Без!” исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары "Язгы игелек атнасы”ның икенче көнен “Бергә атлавы күңелле!” дип атадылар.
Түбән Табын мәктәбендә ремонт эшләре бара.
Мөслим муниципаль районы Шуганка авылының “Без!” исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары Бөтенрәсәй игелек акциясе язгы эстафетасын кабул итүләрен хәбәр итәләр. Алар ” Язгы игелек атнасы” кысаларында атналык план кабул иттеләр. 20 апрельдән 27 апрельгә кадәр һәр көн берәр игелек темасына багышланган. Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән 20 апрель – “Мәрхәмәтле башлангычлар көне” дип игълан ителде. Оештыручылар атналык план белән таныштырдылар, флешмоб оештырдылар. Катнашучылар көн буе яхшы сүзләр генә сөйләргә, игелекле эш эшләргә бурыч алдылар.