ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
 6 нчы май көнне мәгариф идарәсе актлар залында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүчеләр өчен семинар-уку оештырылды.
 
Җиңү бәйрәме кысаларында  барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар, төрле чаралар үткәрелә.
 

Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында “Ин яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсына әзерләнү максатыннан мәгариф идарәсе методисты Шәрифуллина Р.Р, бакча мөдире Миләүшә  Солтанова һәм өлкән тәрбияче Рәмилә Уразаева балалар бакчасының үсеш, төп белем бирү  программалары, еллык эш планы төзү буенча район балалар бакчалары җитәкчеләре белән консультацияләр алып баралар.

 
Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Балалар бакчасының бинасы бәйрәм баннеры белән бизәлде, бакчаның исем тактасы яңартылды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары эленде.
 

       Тойгелде коррекция мәктәбендә  республика акциясе кысаларында яхшылыкка карата ярмарка булып узды. Мәктәпнең 1 нче катында укучылар үз куллары белән эшләгән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Укучыларга әлеге акция бик ошады һәм яңадан тагын шундый ярмаркалар оештырыга кирәклеген әйттеләр.

 
       6 нчы май көнне “Яшьлек” спорт комплексында “Үлемсез полк” акциясенең йомгаклау репетициясе узды.
 
Мөслим авылы “Карлыгач” балалар бакчасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең җырлары, биюләре белән ветераннарны сөендерде.
 
6 нчы май көнне мәгариф идарәсе актлар залында мәктәп директорлары киңәшмәсе булып үтте.
 
икъдисат булеге

Тат.Бүләр мәдәният йортында “Карга боткасы” бәйрәме утте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International