Җиңү бәйрәме кысаларында барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар, төрле чаралар үткәрелә.Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасында да балаларга патриотик тәрбия бирү кысаларында сугыш ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улы һәм тыл ветераны Гөлҗәннәт апа кунак булып чакырылды. Алар балаларга сугыш вакытында кичергән хатирәләрен сөйләделәр, дөньялар тыныч булуын, балалар шундый якты бакчаларда шатланып, исән-сау йөрүләрен теләделәр. Зурлар төркеме балалары үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, җыр һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннарыбыз бәйрәм пакеты белән бүләкләнделәр.