Мөслим авылы “Карлыгач” балалар бакчасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең җырлары, биюләре белән ветераннарны сөендерде. Соңыннан бакча хезмәткәрләре әзерләгән өстәл артында чәй эчелде.