6 нчы май көнне “Яшьлек” спорт комплексында “Үлемсез полк” акциясенең йомгаклау репетициясе узды. Акциядә катнашучыларның бурычы - ватаннарын саклап һәлак булган бабаларының, туганнарының, якыннарының истәлекләрен саклау һәм онытмау. Районның 500 дән артык укучысы әлеге акциядә катнашырга әзерләнә. Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар 9 нчы май көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп чыгачаклар һәм бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада онытылмас мизгел булачак. Ветераннар белән горурлану – ул һәркемгә аңлаешлы, Бөек Җиңү көнендә үлемсез солдатлар эзеннә бүген, парад булып, аларның балалары, оныклары атлый.