Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Балалар бакчасының бинасы бәйрәм баннеры белән бизәлде, бакчаның исем тактасы яңартылды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары эленде. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы батырларының һәйкәлләренә салу максатыннан бәйрәм чәчәкләре әзерли. Тантана 8 май көненә планлаштырылды.