Яңа Усы авылы китапханәсендә”Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды. Соңыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына тиздән 130 ел булачагы нәниләр күңелендә яңартылды, шигырьләре буенча иҗат ителгән “Күңелле сәхифәләр” исемле видиотасмасыннан мультфильмнар күрсәтелде.