Баек авылы мәдәният йорты директоры һәм китапханәче, балалар бакчасы белән берлектә "Сөенечләр белән түрдән уз Нәүрүз!" дип исемләнгән кичә "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче балалар белән үткәрелде. Бәйрәм җыр- бию, шигырьләр, төрле уеннар белән үрелеп барды.