Баланлы авылы китапханәсе "Баланкай" балалар бакчасы белән Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Нәүрүзбикә балаларны бәйрәм белән котлап матур җыр бүләк итте, табышмаклар ярышында, кызыклы уеннарда балаларның тапкырлыкларын, җитезлекләрен сынады. Нәниләр матур итеп шигырләр сөйләделәр, җырлар жырладылар, Нәүрүзбикәнең күчтәнәченнән авыз иттеләр.