2 февраль көнне Гимназия мәктәбендә район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның студентлар белән очрашуы үтте.
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен халыкча әйткәндә “урак өсте” башланды. Нәкъ менә шушы чорда республика, россиякүләм конкурс бәйгеләр старт ала. Инде шактый уңышларыбыз да бар.
Укытучыларыбызның чираттагы уңышы белән уртаклашабыз. Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге җитәкчесе Гөлназ Моряк кызы Йосыпова район Иҗтимагый советы белән тыгыз элемтәдә эшләгәне өчен күптән түгел Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз!
Ташлыяр авылы китапханәчесе "Туган ягым табигате" дип исемләнгән могҗизалар кыры уенын үткәрде. Әлеге чара Авылыбыз тарихын тирәнрәк өйрәнү-Җәкәү бакчасы, Биктимер аланы һәм бик куп атамалар йөрткән истәлекле урыннарны искә алдык, балаларга аларның тарихын сөйләдек.
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән узган республика олимпиадасында Мөслим лицееның 4 нче сыйныф укучысы Фатыйма Низамова (укытучысы Раушания Шиһапова)
2 февральдә оешма-предприятиеләр арасында кышкы спартакиада уеннары башланды . Быел ул 29нчы тапкыр үткәрелә.
Тат.шуран мәктәбенең әти-әниләр комитеты “Иң тату сыйныф” республика конкурсының финал этабында катнаштылар ,призер дәрәҗәсенә ия булдылар.
1 нче февральдә Рус Шуган төп мәктәбе базасында, Советлар Союзы Герое П.А. Днепровның 100 еллыгына багышланган, Герой кубогы өчен пневматик винтовкадан ату буенча традицион ярышлар узды.
31 нче декабрь көнне Мөслим гимназиясе базасында үз эченә математика, физика һәм информатика фәннәреннән биремнәрне алган интеллектуаль уен үтте.