31 нче гыйнвар көнне район мәдәният йорты агитбригадасы Иске Карамалы авыл җирлеге халкы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасы балаларына китапханә буенча экскурсия ясады. Балалар яңа китаплар, китапханәченең вазыйфалары, китапханә эшчәнлеге белән таныштылар.
14 гыйнвардан "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" Республика акциясе старт алды. Шул чарага әзерлек йөзеннән Югары Табын авылы китапханәсендә А.Алиш премиясе лауреатлары китапларыннан күргәзмә оештырылды. Бөтендөнья кычкырып уку көнендә 6-12 яшьлек балалар арасында сәнгатьле уку ярышы оештырылачак.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
30 гыйнвар көнне бездә кунакта Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов булды!
«Мәктәптән тыш эшләр үзәге»нең өстәмә белем бирү педагоглары укучылар өчен мастер-класслар уздыра башладылар...
31 нче гыйнвар көнне "Күбәләк" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2019"республика конкурсының зона этабы узды. Конкурсның зона этабында Мөслим,Актаныш,Сарман һәм Азнакай районнары тәрбиячеләре катнашты. Педагоглар педагогик чараның фрагментын һәм методик һәм практик эш тәҗрибәсеннән иҗади презентация күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча финалга 20 катнашучы билгеләнәчәк.Тәрбиячеләргә уңышлар һәм җиңүләр телибез!!!
1 нче февраль көнне музей хезмәткәре Зәкиева Йолдыз, Лицей мәктәбе 2 а сыйныфы өчен тәрбия темасына багышланган класс сәгатендә катнашты
Мөслим лицее 6 нчы класс укучылары өчен “Мөслим туган як музеенда” экскурсия булып узды