2 февраль көнне Гимназия мәктәбендә район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның студентлар белән очрашуы үтте.Безнең студент яшьләребез беренчеләрдән булып районның социаль-икътисади үсеше һәм киләчәк перспективалары турында ишетсен өчен, һәр ел саен үткәрелүче һәвәскәр якташларыбыз-студентлар район хакимияте җитәкчелеге, барлык структур бүлекчәләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашу күркәм традициягә әверелде. Бу очрашуның төп максаты-безнең студентлар үз районына кайтсын, анда яшәсен, үз гаиләләрен булдырсыннар, үз туган ягыбызны онытмасыннар хыялларын безнен Мослимебездэ тормышка ашырсыннар иде.
Кичә сюрприз моментларга бик бай булды! Шуның беренчесе булып, узебезнең студентларыбызга, Туган якларын онытмасыннар, хэравыт ашкынып кайтсыннар өчен, кечкенә генә “Мин Мослимне яратам” дигән магнитларны тапшырылды! Туган җирдә кунакчылык билгесе итеп, барлык кунаклар Гимназия мәктәбенең бердәмлек мәйданында, «дуслык шары»тантанасында катнашты. Эле безнең әзерләнгән сюрпризларыбыз моның белән генә тәмамланмады!Хәзерге вакытта Россия экраннарында,кинотеатрларында популярлык казанган Т-34 дип аталган патриотик кинофильм карарга тәкьдим ителде яшьләребезгә.Бу очрашу студентларыбыз өчен яхшы тәэсирләр калдыргандыр дигән теләктә калабыз !
Барлык үткәрелгән чаралар турында мәгьлүмат һәм фоторепортажларны “Мизгел” яшьләр үзәгенең рәсми төркеменнән ( vk.com/mc_mizgel ) таба аласыз. Ә студентларыбызга укуларында уңышлар телибез. Җирлегебез өчен кирәкле булган төпле белемнәр үзләштереп, перспективалы белгечләр булып кайтыгыз! Киләчәк безнең кулда!