Ату буенча Герой кубогы өчен VII ярыш югары дәрәҗәдә узды.
1 нче февральдә Рус Шуган төп мәктәбе базасында, Советлар Союзы Герое П.А. Днепровның 100 еллыгына багышланган, Герой кубогы өчен пневматик винтовкадан ату буенча традицион ярышлар узды. Анда белем бирү оешмаларыннан 8 команда катнашты. Мәктәп укучыларын сәламләгәннән соң яшь армиячеләр төркеме ярыш залына Россия,Татарстан, “Юнармия” патриотик хәрәкәтенең һәм РОГО ДОСААФ флагларын алып керделәр. Ярышларда катнашучыларга үзләренең сәламнәрен Мөслим һәм Сарман районнарының хәрби комиссары Д.Г.Гасанов, Мөслим районының ДОСААФ оешмасы рәисе Н.А.Бадретдинов җиткерде. Рус Шуган мәктәбе директоры Фархутдинов Фирдаус, физкультура укытучысы Леснов Владимир үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә күп еллар яхшы эшләре өчен РОГО ДОСААФ ның Почетлы грамоталары белән бүләкләнделәр.
Ярышлар нәтиҗәсендә призёрлар булып икенче урын яулаган аграр көллияте һәм өченче урын яулаган Рус Шуган мәктәбе командалары танылды, ә җиңүче команда булып мәктәп хуҗалары калды һәм шул рәвешле ярышларда күчеп йөрүче кубокны узләренә кайтардылар. Иң яхшы нәтиҗәләрне кызлар арасында Рус Шуган мәктәбе командасыннан Кривошеева Н. һәм Кудряшова Л., Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе командасыннан Бадретдинова А. күрсәтте, ә егетләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында көллият командасыннан Замалов Н., икенче һәм өченче урыннарда Рус Шуган мәктәбе укучылары Санников Н. һәм Петров Р.. Алар барысы да кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Ярыш барышында катнашучылар мәктәп музеенда булдылар, экскурсоводлар аларны Советлар Союзы Герое Пётр Днепровның тормыш юлы һәм кылган батырлыклары, кыскача авыл һәм мәктәп тарихы белән таныштырдылар.
Шулай ук бу көнне хәрби комиссар подполковнигы Д.Гасановның мәктәп укучылары белән очрашуы да оештырылды. Ул хәрби белгечлек турында, бу белгечлекне кайда һәм ничек алырга була икәнлеге хакында сөйләде. Ватанны саклау ул зур дәрәҗә һәм аңа тиң булганнар гына лаек булалар дип билгеләп үтте. Офицер булу өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк диде. Очрашу азагында Дашгын Гасанов укучыларның бик куп сорауларына җавап бирде.
Мәктәп дирекциясе элеге чараны үткәрүдә иганәче ярдәме күрсәткән өчен җирлегебезнең ДОСААФ оешмасына рәхмәтләрен белдерә.