"Сандугач сайрар илем" конкурс-фестивалендә җиңү!

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

       Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен халыкча әйткәндә “урак өсте” башланды. Нәкъ менә шушы чорда республика, россиякүләм конкурс бәйгеләр старт ала. Инде шактый уңышларыбыз да бар.

       Ел саен оештырылучы “Сандугач сайрар илем” регионара конкурс-фестивалендә Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары катнашып, җиңүгә иреште. Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Азалия Хафизова – 1 дәрәҗә лауреат исеменә, Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Нияз Нургалиев һәм Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында шөгыльләнүче Камилә Шәкертҗанова дипломга лаек булдылар. Мәктәп коллективы әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган район мәдәният һәм мәгариф бүлегенә зур рәхмәтен белдерә. Укучылары “Рухият” фонды тарафыннан әзерләнгән ял итү программасында катнашты, күрше-тирә районнардан килгән конкурсантлар белән танышып, тәҗрибә уртаклашты, югары үрләр яулаган сәнгать ияләре белән якыннан танышты. Киләчәктә дә уңышларыбыз мактанырлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International