ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2018 елгы йомгаклау коллегиясе...

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" исемле район смотр - конкурсын  11 нче февраль көнне  Әмәкәй авыл җирлеге матур, бай эчтәлектәге концерт белән башлап җибәрде.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2019 елның 13 февраленә
2019 елның 12 феврале 18 сәгатьтән 13 февраль 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Буенча:
Аязучан болытлы һава.       
Урыны белән бераз кар.
Җил көньяктан секундына 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.   
Төнлә минималь һава температурасы -10..- 15, аязган вакытта -17 .º. -22º;
көндез максималь һава температурасы -3..- 8, көнчыгыш районнарда-11гә кадәр .º 
Юлларда бозлавык.

Метрәй авылы китапханәчесе, ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. 

 

 Тамьян авыл клубында узешчәннәре белән Ш. Хөсәеннең "20 ел үткәч" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштерде.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Мин кулыма китап алам" акциясе кысаларында Тамьян клубында китап укучылар белән очрашты. Өлкән яшьтәге китап укучыларга төрле китаплар тәкъдим ителде.
 

   Үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен шагыйрь М.Җәлил үлүенә 75 ел тулу уңаеннан "Жизнь моя песней звучала в народе. Смерть моя песней борьбы прозвучит"  исеме астында патриотик дәрес үткәрде. Очрашу вакытында китапханәче балаларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, "Моабит дәфтәре" китабыннан шигырьләре укылды. Авторның китапларына, журналдагы статьяларына күзәтү ясалды.

Яшь антифашистларны искә алу көне уңаеннан, Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Юные герои-антифашисты” дигән хәтер сәгате үткәрделәр. 

Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинны искә алу кичәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International