Хәтер сәгате.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Яшь антифашистларны искә алу көне уңаеннан, Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Юные герои-антифашисты” дигән хәтер сәгате үткәрделәр. Укучыларга презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балаларның да катнашуын, сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләрен аңлаттылар. Шулай ук герой-пионерларның сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үч алырга теләүләре, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әверелүләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International