Метрәй авылы китапханәчесе, ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укылды.