Буген Мөслимдә "Чаңгы юлы-2019"ярышлары үтте.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Югары Табын авыл мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык 2019" район яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.Анда Югары Табын авыл мәдәният йорты, Мәлләтамак авыл мәдәният йорты, Тугаш авыл мәдәният йорты, Тамьян һәм Нарат Асты балалар коллективлары чыгыш ясады.
Югары Табын авылы китапханәсендә Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында мәктәп укучылары өчен "Куркынычсыз интернет" тәрбия дәресе үтте.
В целях выявления, поддержки и поощрения творчески работающих педагогов, повышения престижа учительского труда, распространения педагогического опыта лучших учителей и на основании решения организационного комитета по подготовке и проведению зонального этапа Всероссийского конкурса «Учитель года России» в Республике Татарстан в 2018-2019 учебном году 7-8 февраля 2019 года на базе Муслюмовской гимназии был проведен зональный этап конкурса, где приняли участие педагоги Муслюмовского, Актанышского, Заинского, Нижнекамского и Сармановского районов РТ. Педагоги показывали свое мастерство на конкурсных испытаниях «Урок», «Мастер-класс».
Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасы нәниләре белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләде.
Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балалар өчен татар теленнән узган республика олимпиадасында М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Кирилл Шамукаев (укытучысы Лилия Гыйльфанова), Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Резеда Миннебаева җиңүче, 10 нчы сыйныф укучысы Кулшэн Гулиева (укытучылары Чулпан Ситдикова) призер булдылар. Котлыйбыз!
Югары Табын авылы китапханәчесе балалар язучысы Роза Хафизовага 90 яшь тулу уңаеннан, "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән “Курай моңлы әкиятче апа” дигән әкият иртәсе үткәрде. Балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләнде.