ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Симәк мәдәният йорты директоры гимназиянең 6 класс укучыларына "Солдатта булган диләр " исемле класс сәгате уздырды.

   Үзәк балалар китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасы кунакта булды. Китапханәче нәниләр өчен Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Муса абый-балаларның якын дусты» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм китаплары белән таныштылар , соңыннан "Кызыл ромашка" шигыре укылды, китапларына күзәтү үткәрелде.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чара узды. Чараның максаты- балаларда якташлары, үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада тәрбияче Гиздатова Р. В. балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар,кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры 4 нче класс укучылары белән берлектә "А.И. Крыловның 250 яшь тулу уңаеннан  кичә уздырды.

12 февраль көнне Мөслим муниципаль районы хакимиятенең актлар залында мәдәният бүлегенең киңәйтелгән утырышы узды. Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек  Фаяз улы Сәлихҗанов район мәдәният йортының 2018 нче ел  эшчәнлегенә йомгак ясады һәм алда торган бурычлар турында да әйтеп китте.  

Баек авыл китапханәчесе шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмалның тууына 65 ел тулуга карата "Йөз яктысы" дип исемләнгән шигыре укылды һәм әңгәмә  үткәрде. Китап күргәзмәсе ясалды. Укучылар тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

Тугаш авылы китапханәчесе, бөек татар шагыйре-герой Муса Җәлилнең туган көненә багышланган,«Халкың улы, ил күгендә балкып калды гомерең юлы!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. 

Кичә, 12 февраль көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә инглиз теле берләшмәсендә ата-аналар өчен ачык дәрес үтте...

Метрәй авыл китапханәчесе балалар бакчасында булып, нәниләр өчен "Кышның төсе нинди була?" исеме астында әдәби иртә үткәрде. Кышка багышланган төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнатылды, рәсем конкурсы үтте.
 

11 февраль  көнне үзешчән сәнгать  коллективларының  смотр- концерт бәйгеләре башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International