ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның февраль аенда Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  яңа туган 19 сабый теркәлде. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган 10(!) гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.

Мөслим районы Үрәзмәт авылындагы Эльвира һәм Юлдаш Хәертдиновлар гаиләсендә дүртенче бала Юныс туды. Бикмурзиннар, Гыйльфановлар, Мортазиннар, Шәриповлар һәм Рәхимуллиннар гаиләләрендә өченче бала дөньяга килде. Безнең коллегабыз Илсөяр һәм аның тормыш иптәше Алмаз Салаховлар гаиләсендә малайлары янына кызлары да туды. Аңа Зилия дигән матур исем куштылар. Мөслимебездә күп балалы гаиләләр арта бара, димәк, район яши һәм үсә.

ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән әти-әниләрне яңа гаилә әгъзалары барлыкка килү белән котладылар, сабыйларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, сабыйларның беренче документын – туу турында таныклык тапшырдылар. �ополучия, вручили первый документ малышей – свидетельства о рождении.

Баек авыл китапханәчесе укучыларны "Әмирхан Еники-татар әдәбиятының морзасы" исемле әдәби кичә, китап күргәзмәсе ярдәмендә публицист,  куренекле татар язучысы Әмирхан Еникиның  тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Әмирхан Еникиның "Матурлык", " Ялгыз каз", "Мәк чәчәге" әсәрләреннән өзекләр укыдылар, эчтәлек буенча фикер алыштылар. Укучыларга язучының кургәзмәгә куелган китаплары тәкъдим ителде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Наркотикларсыз тормыш” исемле әңгәмә үткәрделәр. 

       Узган шимбәдә Зәй районында традицион уен коралларында уйнаучыларның “Многозвучный Татарстан” республикакүләм конкурс-фестивале булып узды.

Елның икенче ае узып та китте. Кыска гына булуына карамастан, нәтиҗәләре бик әйбәт булды аның. Февраль аенда Мөслим районында барлыгы 19 сабый якты дөньяга аваз салды. Шуларның 9ы – малай, 10сы – кыз бала. Бу ай эчендә 16 кеше дөнья белән хушлашты. 7 пар яңа гаилә корырга уйлап балдаклар алышты, 4 пар аерылышты.

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә “Мөслимебез әдипләре” исемле әдәби сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә якташ язучылар турында сөйләде, китаплары белән таныштырды һәм бергәләп күңелле хикәяләрен, шигырьләрен укып фикер алыштылар.

Югары Табын авылы китапханәчесе, Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышлап, "Олуг әдибебез" дигән әдәби кичә үткәрде. Язуның биографиясе белән танышканнан соң, Еникинең сугыш чоры хикәяләренә күзәтү ясалды.

Баланлы авылы китапханәчесе, Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Халык күтәргән әдип онытыла алмый" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. 

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Шул уңайдан, бүген "Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә "Гаилә бәйрәме". Бәйрәм матур шигырьләр, җырлар биюләр белән үрелеп барды. 

Шатлыклар –күңелебездә,

Ал кояш-күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Гаилә бәйрәме бездә.

Мөслим гимназиясе базасында рәсем һәм музыка сәнгате укытучыларының регионара семинары узды. Чарада Ютазы районы һәм Башкортостан Республикаксының  Октябрьский шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International