Узган шимбәдә Зәй районында традицион уен коралларында уйнаучыларның “Многозвучный Татарстан” республикакүләм конкурс-фестивале булып узды. Әлеге бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбенең “Тургай” курайчылар ансамбле дә булып узды. Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчы укучыларыбыз бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясап, дипломга лаек булды.