ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

       Кичә Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә тагын бер бәйге узды. “Открой в себе талант” дип исемләнгән республикакүләм конкурста сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясаучы, я мондый дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә беренче тапкыр катнашучы балалар көч сынашты.

 1 март -Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан үзәк балалар китапханәчесе китапханәгә даими рәвештә яратып йөрүче балалар өчен “Моны белергә кирәк” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Сикия авыл клубында "Авылым хатирәләре күңелләрне сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының район концертына әзерлек бара .

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Яңа Усы авыл мәдәният йортында Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көне уңаеннан "Без наркотикларга каршы" дип исемләнгән тематик әңгәмә булып узды.

Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының район концертына репетиция бара

Яз – табигатьнең җанланган, чәчәк вакыты. Март – туйлар өчен бик уңышлы ай. Халык сынамышларынча, март ае элек-электән туйлар уздыру өчен уңай булган. Барлык табигать озын кыштан соң уянган кебек, гаиләдә дә, һичшиксез, үзара килешү һәм гармония барлыкка киләчәк.

Шуңа күрә яңа язылышкан Вәлишиннар Айдар һәм Эльвира үзләренең гаилә тормышын нәкъ менә март аенда башлап җибәрергә карар кылулары гаҗәп түгел. 2019 елның 2 мартында алар балдаклар алыштылар һәм шулай итеп, Мөслим районында 2019 елның язгы туйлар эстафетасын ачтылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. яшь парларны котлап, бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт һәм иминлек теләде.

4 нче март көнне район мәдәният йортында Рус Шуган авыл җирлегенең катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды. 

Шуганка авыл мәдәният йортында халык язучысы Ә. Еники юбилее унаеннан укытучыларның әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.

       Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләре уку-укыту процессыннан кала, гаилә бәйрәмнәре үткәрү белән дә мәшгуль. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да әти-әниләре өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International