ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

1 март көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Салихҗанов Ирек Фаяз улының юбилей кичәсе булып узды.Ирек Фаяз улын 55 яшьлек юбилее белән Мөслим муниципаль районы башлыгы Р. Х. Муллин, Актаныш районы һәм Минзәлә районы кунаклары котлады. Район мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы юбиляр хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтте.

Яңа Усы авыл мәдәният йортында "Язгы манзара" дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә узды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

       Мөслим сәнгать мәктәбендә дәрестән тыш чаралар оештыра. Шулай узган атнада фортепиано бүлегенең Румия Деникаева сыйныфы укучылары чәй өстәле артына җыелды.

«Созвездие-Йолдызлык»  республикакүләм  телевизион конкурсының район этабында алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларыбыз да катнашып җиңүче  булды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип аталган әңгәмә уздырды.

2 март көнне Мөслим районы халкы Актаныш авылында узган " Хезмәткә һәм оборонага әзер "кышкы фестивальда катнашты.
2 март көнне Универсаль спорт залында авыл җирлекләре арасында финал Спартакиадасы булып узды

1
март, 2019 ел
җомга

28 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Игелек уят” отряды волонтерлары белән берлектә Мөслимнең универсаль спорт залында ”Мин сәламәт!” акциясе уздырдылар..

27 февральдә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан Менделеевск районының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә һәм Түбән Кама районының «Ковер» яшьләр инициативасы үзәгендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International