Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Шул уңайдан, бүген "Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә "Гаилә бәйрәме". Бәйрәм матур шигырьләр, җырлар биюләр белән үрелеп барды.
Шатлыклар –күңелебездә,
Ал кояш-күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Гаилә бәйрәме бездә.