ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

"Миләшкәй"балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Күңелле стартлар" дип аталган ярышлар булып узды.  "Күңелле стартлар" уенының төп максаты -физик кулҗтураны пропагандалау,сәламәтлекне ныгыту һәм спортта үрләр яулау иде.Бу көнне ике команда да җиңүче итеп табылды.Афәрин!

Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган алымнар кулланып кышкы пейзаң ясадылар. Алар акбур ярдәмендә кышка хас табигать күренешләрен ясый белүләрен ныгыттылар.

Яңа Усы авылы китапханәчесе язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамовка 65 яшь тулу уңаеннан, “Татар тарихына сәяхәт” дигән исем астында китап укучылар белән әдәби сәгать үткәрде. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе Бикмәч авылында урнашкан күчмә китап бирү пунктында булды. Укучыларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Октябрь авылы китапханәчесе, "Иң яхшысын укыр чак" акциясе кысаларында, 1-4нче сыйныф укучыларын Абдулла Алиш премиясе лауреатларының әсәрләре, шигырьләре белән таныштырды. 

 

 


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Бүген «Кояшкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме өчен “Мөслим туган як музеенда” экскурсия булып узды

Баек авыл китапханәчесе "Чулпан" балалар бакчасы нәниләренә Әхлак һәм рухи үсеш елына карата "Тәрбияле бала" дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде."Тәрбияле бала" дигән темага һәрбер бала үз фикерендә калды, нәниләр биргән һәрбер сорауларга җавап бирелде.

Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Халык язучысы - якташыбыз, Г. Тукай премия лауреаты Фоат Садриевның иҗатына багышланган “Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 

17 нче март көнне Марибүләр авыл клубында Исәнсеф авыл җирлегенең концерты булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International