ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

20 март көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгьнәле үткән гомерләр мирас булсын буын-буынга» темасына районкүләм семинары үтте.

«Бердэм Россия» сэяси партиясенен Мослим жирле булегендэ бушлай юридик ярдэм курсэту коне узды.

Бу көннәрдә опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре  тәрбиягә бала алган әти-әниләр белән берлектә  ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнардан алиментлар  юллату,  түләтү белән бәйле эш белән шөгыльләнә,  судларга һәм суд-приставларына гаризалар языла.

Мөслим мәдәният йорты халык театры Тугаш авыл мәдәният йортында "Ай тотылган төндә" исемле Мостай Кәримнең пьессасын сәхнәләштерде.

19 нче март көнне район мәдәният йортында Михайловка авыл җирлегенең катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды. 

Һөнәр сайлау айлыгы кысаларында 10-11нче сыйныф укучылары өчен Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында югары уку йортларыннан килгән вәкилләр белән Ачык ишекләр көне уздырылды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Бүген «Күбәләк» һәм “Миләшкәй” балалар бакчаларының зурлар төркеме өчен “Мөслим туган як музеенда” экскурсия булып узды

   Россия президенты указы нигезендә 2019 ел Россияда Театр елы дип игълан ителде, шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай  исемендәге мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен "История русского театра" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче театр тарихы турында сөйләде, әлеге темага кагылышлы китап, журналлар белән таныштырды.

18 нче март көнне район мәдәният йортында Исәнсеф авыл җирлегенең катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International