Октябрь авылы китапханәчесе, "Иң яхшысын укыр чак" акциясе кысаларында, 1-4нче сыйныф укучыларын Абдулла Алиш премиясе лауреатларының әсәрләре, шигырьләре белән таныштырды. Китапханәче Мөҗәһит, Ф.Сафин, Р.Миңнуллиннарның кыскача биографиясе белән таныштырды, балаларның сорауларына җавап бирде.