Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Халык язучысы - якташыбыз, Г. Тукай премия лауреаты Фоат Садриевның иҗатына багышланган “Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында авторның иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар, "Җәмиләнең җенләнүе" видео-комедиясен карадылар, шулай ук авторның китапларыннан күргәзмә дә ясалды.